Әлмәт мөхтәсибәте Рамазан ае дәвамында фотоконкурс уздыра. Призлы урын алучыларга акчалата бүләк каралган, ә 10 катнашучы кыйммәтле бүләкләргә ия булачак.
Конкурсның шартлары:
1. vk.com/islam_almet төркемендә теркәлергә;
2. Әлеге язманы репост ясарга;
3. Мәрҗани 82А йорт адресы буенча урнашкан үзәк мәчет фонында селфи ясау;
4. http://vk.com/album-31675951_232860250 альбомына #RamadanAlmet2016 хештегы белән бер фоторәсемеңне урнаштырырга;
5. Фото астында иң күп тавыш җыерга. (“+1”)
Җиңүчеләр 4 июль көнне билгеле булачак. Бүләкләү тантанасы 5 июльдә сәгать 10 да шәһәр паркында Ураза гаете уңаеннан оештырылган бәйрәм кысаларында була.





