9 июньдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм җирлектәге мөселман өммәте белән очрашты. Мөфти Әлмәт мөселманнары белән бергә шәһәркүләм оештырылган ифтарда катнашты. Шулай ук әлеге чарада аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имамнары һәм башкалар булды.
Татарстан мөфтие әлмәтлеләрне рамазан ае белән тәбрикләде һәм ислам кыйммәтләре хакында җиткерде. “Рамазан аенда барча мөселманнарга исламның биш мәҗбүри булган бурычның берсен үтәү мөмкинлеге бирелә. Бу айда ураза тоталар. Әлеге изге айны барыбызга гыйбадәттә уздырырга язсын, төннәрне Аллаһка зикер кылып, Коръән укып һәм якыннарыбызны сөендереп үткәрик. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде”, - диде мөфти.
Шулай ук мөфти зурлап ифтар оештырган өчен район җитәкчесенә рәхмәтен җиткерде. Моннан тыш иганәчелек ярдәме күрсәткән “Зиннур” мәчете мәхәллә советы рәисе Зиннур Шәйхетдиновка, “Арслан” ААҖ директоры Минәхмәт Галеевка, “Нур” телекомпаниясенең “Ислам нуры” тапшыруына дини эшләргә зур өлеш керткән өчен рәхмәт хатларын тапшырды.




