22 июнь көнне башкалабыз Казанда дүртенче тапкыр «Республика ифтары» үткәрелә. Үткәрелү урыны – «Казан – арена» стадионы. Башлана 19:00 дә.
Бу ифтар республикабызда үткәрелгән иң зур ифтар булып тора. Анда быел 10 мең кеше катнашуы көтелә.
Катнашучылар арасында дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар бар.
Ифтарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм башка мөхтәрәм дин әһелләренең вәгазьләр сөйләве көтелә. Коръән аятьләре яңгырап, догалар кылыныр, Аллаһ боерса.
«Казан – арена» стадионының футбол кырында җәмәгать намазы укылачак.
“Азан” радиосын тыңлаучылар әлеге, дәрәҗәле чарага чакыру билетлары ота ала. Моның өчен 17 июнь – җомга көнне 8 сәг. 5 минутта, 10 сәг 15, 14 сәг 05 минутта, 17 сәг. 05 минутта “Азан” радиосыннан сорауны тыңа! 2-02-07-97 номеры аша шылтыратып җавабыңны әйт һәм Республика Ифтарына чакыру билетларын ал.
"Азан" радиосы тыңлаучылары дүртенче «Республика ифтары»на билетлар ота ала
16 июнь 2016 ел 11:11
Соңгы яңалыклар
Рамазан алдыннан Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Рамазан көндәлеге"н чыгарды
24 гыйнвар 2025 ел 11:14
Мөфти Казанның «Мәрҗани» мәчетендә Россиянең 13 төбәгеннән прокурорлар белән очрашты
23 гыйнвар 2025 ел 16:40
Нәзарәтнең онлайн-мәдрәсәсендә бөтен дөнья буенча 137 000 гә якын кеше белем алды
23 гыйнвар 2025 ел 10:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

