Кичә ТР Иҗтимагый палатасының беренче ярты еллык эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган утырышы булды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин беренче ярты еллыкка нәтиҗә ясап әйтте: “Палата әгъзаларының күбесе эшчәнлекләренә зур җаваплылык тоеп кереште һәм даими рәвештә алып барды, әмма бөтенесе дә булган потенциалын ача алмады. Бүгенге утырышыбызның да төп максаты – эшчәнлегебезне анализлау һәм приоритетлы юнәлешләрне ачыклау”.
Утырышы кысаларында Иҗтимагый палата каршында эшләүче комиссия рәисләре хисап тотты һәм “Үлемсез полк” россиякүләм акциясен, Ретта синдромы буенча VIII Дөнья конгрессы ошетыручыларын бүләкләү тантанасы булды.




