Чистай мөслимәләр берлеге активисткалары инвалидлар. Сукырлар һәм күпбалалы гаиләләр өчен хәйрия ифтары оештырды. Мәҗлес Әнәс мәчетендә узды.
Чакырылган кунакларга ислам кыйммәтләре, Рамазан ае хакында вәгазь сөйләделәр һәм Изге Коръән укыдылар. Форсаттан файдаланып, халык дин әһелләренә төрле-төрле дини сораулар да бирде.
Ифтар ашы барышында катнашучылар күңел ачу программасында да актив катнашты – дини эстәлектәге шигырьләр, хикәяләр сөйләде.





