Мөфти Баулыга сәфәр кылды

20 июнь 2016 ел 12:17
Мөфти Баулыга сәфәр кылды

17 июньдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмиигуллин Баулыга сәфәр кылды. Биредә ул район башлыгы Гатиятуллин Рамил Хәким улы, имам-мөхтәсиб Әнвәр хәзрәт, җирлектәге мөселманнар белән очрашты. Өмет мәчетендә үткәрелгән ифтарда катнашты, шулай як мәчет тирәсендә алып барылган төзелеш белән танышты. Биредә иман йортының төп бинасына өстәмә корылма, мәетханә төзелә.

Ифтарга 300дән артык мөселман кардәшебез җыелган иде. Камил хәзрәт ифтарга килүчеләрне рамазан белән котлады, динебезне үстерүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Әлеге ифтарда көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашты. Казый үзенең үгет-нәсихәтләре белән мөрәҗәгать итте. Хәзрәт гомернең бик кыска булуы һәм шуңа күрә дә яхшы гамәлләр кылып калырга ашыгырга чакырды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы