17 июнь көнне Лениногорск мөслимәләре шигъри кичә оештырды. Җомгадан соң узган чарага шактый кеше җыелган иде. Кемдер йөрәгеннән кайнап чыккан хисләрен тыңлаучыга җиткерергә дип килсә, кайберәүләр шуларны тамаша кылырга, шагыйрәләрнең талантына бәя бирергә дип килгән иде.
Шигырь бәйрәмен оештыручы Ләйлә ханым кичәне Корьән сүрәләре укып ачып җибәрде. Әлфия ханым Нуркаева “Исламда поэзиянең роле” дигән бик үтемле лекция сөйләп үтте. Гарәпләрнең поэзияга булган мөнәсәбәтен җиткерде.
Әнисә Рахматова, Мәдинә Ситдыйкова, Фәгыйлә Хәсәнова, Гаҗибә Миннебаева, Әминә Садыйкова, Алия Шиһабетдинова, Фәния Рашитова язган шигырьләрдә Рамазанга, Кадер кичәсенә мәхәббәт, балачак хатирәләренә багышланган иде.
Балалар тамашачылар хозурына рус, татар, инглиз телләрендә Аллаһу Тагәләне яратырга, намазга, ураза тотарга чакырган шигырләр тәкдим иттеләр.
Кичәнең ахырында барлык килүчеләргә истәлекле бүләкләр өләшенде.




