Бөгелмәнең үзәк мәчетендә “Азан-2016” дип исемләнгән конкурс булды. Әлеге бәйге көньяк-көнчыгыш төбәге казыятенә караган мәчет- мәхәлләләре арасында өч номинациядә узды: 7 -18 яштьтәгеләр, 19-40 яшьтәгеләр һәм 41 яшьтән өлкәнрәкләр арасында. Жюри составына Азнакай, Бөгелмә һәм Лениногорск мөхтәсибләре керде, ә жюри рәисе итеп көньяк-көнчыгыш төбәге казые Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрдәншин сайланды.
7 -18 яштьтәгеләр арасында җиңүчеләр:
1 нче урын - Хакимов Алмаз (Уруссу );
2 нче урын - Гыйләҗев Адел( Лениногорск);
3 нче урын - Хөснетдинов Мансур(Бөгелмә).
19-40 яшьтәгеләр арасында:
1 нче урын – Искәндәров Хөсәен (Бөгелмә);
2 нче урын – Сугаенов Адел (Азнакай);
3 нче урын - Джумабаев Фуркат ( Лениногорск).
41 яшьтән өлкәнрәкләр арасында җиңү яулады:
1 нче урын – Бильданов Равил (Бөгелмә);
2 нче урын – Шәфигуллин Фаил (Уруссу);
3 нче урын – Мингалиев Габдерәшит (Бөгелмә).
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.




