Күмәк авырлыгы 300 кг булган азык-төлек җыелмалары бүген Казанда яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тапшырылды. Изге Рамазан ае өчен традицион бу акцияне ТР мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы “Зәкят” хәйрия фонды оештырды. Күчтәнәчләр белән тулы 50 пакетны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе тапшырды. Ул физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне IV республикакүләм ифтарына чакырды һәм борчып торган мәсьәләләрне хәл итүдә үз ярдәмен тәкъдим итте.
Әлеге акциядә “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин да катнашты. Аның фикеренчә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту – Аллаһ тарафыннан бөтенебезгә дә йөкләнгән бурыч ул.
- Көчсез һәм мохтаҗларның социаль яклауга хокуклары ислам динендә ап-ачык күрсәтелгән, - ди фонд җитәкчесе. – Инвалидлык – бары тик тән халәте генә. Ул кешенең ныклыгын һәм түземлеген сынау. Пәйгамбәр Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам әйткән: “Кайгы-хәсрәтнең күләме җибәрелгән бүләк зурлыгы белән тиң”, ягъни Аллаһ Тәгалә үзе яраткан затларны сыный.
Күчтәнәчләрне мохтаҗлар ачык күңел белән һәм зур рәхмәтләр әйтеп кабул иттеләр.
- Без Диния назәрәтеннән килгән кунакларга һәм аларның бүләкләренә бик шат, - ди 31 яшьлек мөстәкыйль рәвештә коляскасыз йөри алмаган Эвелина Мәгъсүмова. – Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата игътибар күрсәтеп һәм кайгыртып торган өчен чиксез рәхмәт белдерәбез. “Зәкят” хәйрия фонды безгә һәрвакыт ярдәм итеп тора.
Тапшырылган азык-төлек җыелмалары он, шикәр, ярмалар, чәй, май, консервлар һ.б. 10 төрле ашамлыклар исемлегеннән тупланган. Изге Рамазан ае ахырына кадәр “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗлар, авырулар һәм күп балалы гаиләләр арасында тагын 100 шундый күчтәнәч өләшәчәк. Шулай итеп, хәйрия акциясе кысаларында тулаем 1 тоннага якын азык-төлек таратылыр, дип көтелә. Күчтәнәчләр Фонд хисабыннан һәм иганәчеләр ярдәмендә тупланды.




