Бүген республика ифтары уздырыла

22 июнь 2016 ел 13:07
Бүген республика ифтары уздырыла

 Бүген Казанда дүртенче тапкыр республика ифтары уздырыла. Ул 10 меңнән артык кешегә исәпләнгән.  Зур мәҗлескә кичке 6дан кертә башлыйлар, сәгать 7дән ифтар программасында каралган чаралар башлана.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында әңгәмәсендә республика ифтары программасында вәгазьләр, котлаулар, мөнәҗәтләр каралган, дип белдерде. Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн, шул уңайдан сугыш корбаннарына багышлап дога кылыначак, алар турында хәтер яңартылачак. Стадион газонында җәмәгать белән намаз укыгач, аш мәҗелесе була. Халыкка хезмәт күрсәтүдә  волонтерлар катнаша.

Шушы көннәрдә республика ифтары бюджетының 10 млн сум тәшкил итәчәге билгеле булуын искәртик.

Республика ифтарына барырга теләүчеләрне Казанның 4 мәчетеннән бушлай илтеп куялар, алып кайталар. 17.30 сәгатьтә Академик Глушко урамы, 25 йорт адресы буенча "Гаилә" мәчете, Муса Бигиев урамы, 36/56 йорт адресы буенча "Нур-әл-Ислам", Серов урамы, 4а йорт турысыннан "Ярдәм" һәм Каюм Насыйри урамы, 17 йорт  адресы буенча Әл-Мәрҗани мәчетләре яныннан автобус кузгалачак. Чара тәмамлангач, 23.00 сәгатьтән башлап, автобуслар ифтарда катнашучыларны яшәү урыннарына илтәчәк.

"Татар-информ" агентлыгы сайтына керүчеләр онлайн режимда ифтарны карау мөмкинлегенә ия.

«Татар-информ»

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы