10 мең мөселман "Казан-Арена" стадионына ифтарга җыелды

22 июнь 2016 ел 22:03
10 мең мөселман "Казан-Арена" стадионына ифтарга җыелды

2016 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә “Казан-Арена” стадионында дүртенче тапкыр республикакүләм ифтар уздырды. Әлеге хәйрия чарасы  10 мең кешегә исәпләп оештырылды.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Россия төбәкләре нәзарәтләре вәкилләре, район җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Ифтарга республикабыз мөхтәсибәтләреннән меңнәрчә мөселман кардәшебез җыелды. Мохтаҗ гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле булган ятим балалар чакырылды.

Җыелган халыкны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рамазан белән тәбрикләде һәм изге теләкләрен җиткерде. "Аллаһы Тәгалә уздырган ифтарларыбызны, кылган догаларыбызны кабуллардан кылсын! Илебезгә, халкыбызга бәрәкәтле тормышта, тыныч яшәргә язсын! Иманыбыз нык, ниятләребез яхшылыкта булсын. Бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булып, хәленә кереп, мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп яшик", - диде мөфти. 

Шулай ук баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев һәм башка дин әһелләре нәсихәтләрен җиткерде.

Ифтарда хәзрәтләребез вәгазьләреннән тыш, мөнәҗәтләр дә яңгырады. Филүс Каһиров, Илгиз Шәйхразиев, Мөхәммәд Шәфи, Әбү Яхья,  Ильяс Халиков моңлы итеп мөнәҗәтләр башкарды.

Кояш баегач исә барча халык авыз ачты. Аннары меңләгән дин кардәшләребез бердәм булып стадион кырында мөфти Камил хәзрәт җитәкчелегендә ахшам намазын укыдылар.

Ифтарга җыелучыларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җыйган 800 волонтер һәм “Казан-Арена”ның 200 хезмәткәре ярдәм күрсәтте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы