22 июнь көнне Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркында балалар өчен бәйрәм чарасы оештырдылар. Сабыйларга төрле төстәге шарлар, Рамазан ае уңаеннан ясалган махсус бүләкләр, ә әти-әниләренә ифтар ашына чакырулар һәм “Рамазан – изгелекләр ае” дип язылган сувенирлар тараттылар.
Әлеге акцияны Үзәк мәчет каршында эшләп килүче мөслимәләр берлеге оештырды.






