"Зур Казан" типографиясендә "Остазбикә сүзе" китабы басылды

24 июнь 2016 ел 11:51
"Зур Казан" типографиясендә "Остазбикә сүзе" китабы басылды
Казанның "Зур Казан" типографиясендә күренекле абыстай Нәкыя Хафизованың "Остазбикә сүзе" китабы басылды. 

Китапка күренекле остазбикә, мөнәҗәтче, дини-милли күлмәкләрне тегүче һәм таратучы Нәкыя абыстай Хафизова-Ихсанованың тормыш истәлекләре, динебез үсеше турында уйланулары, газет-журналларда басылган мәкаләләре тупланган. Шулай ук җыентыкка авторның замандашлары фикерләре, юкка чыккан Яңа Ташлыяр авылы (Азнакай районы) тарихы сәхифәләре урнаштырылган. 

Нәкыя Хафизова сүзләренчә, китап чыгаруның төп максаты - нәсел шәҗәрәсен төзү, буыннар чылбырын ныгыту һәм халкыбызны дингә, милли мәдәниятне саклауга, үстерүгә чакыру. 

"Остазбикә сүзе" китабына кереш сүзне авторның авылдашы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров язган. Шулай ук китапка Рәшидә Исхакый, Әлмирә Әдиатуллина, Мөслимә Шәфыйк, Лия Загидуллина, Флера Дәминованың һәм башкаларның Нәкыя абыстайның эшчәнлеге турында фикерләре кертелгән. 

2 июль көнне Нәкыя Хафизова "Ярдәм" мәчетенең "Рамазан чатыры"нда "Остазбикә сүзе" китабын халыкка күрсәтәчәк.
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы