"Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе дәвам итә. Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазына кадәр нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондына мөрәҗәгать иткән күп балалы һәм авыру балалы гаиләләрдә булды. Ризык тутырылган пакетларны тапшырды, рамазан ае белән котлады, балаларның тизрәк терелүләрен, аларның ата-аналарына сабырлык теләп дога кылды. Әлеге чарада "Зәкят" хәйрия фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин да катнашты.
Нәзарәт вәкилләре барган Гариповлар гаиләсендә дүрт бала. Әниләре Рүзилә аларны ялгызы тәрбияли. 9 яшьлек малаеның күзләре күрми, ДЦП диагнозлы, эпилепсиядән интегә. Икенче гаилә – Әльвира Лотфуллина һәм Азалия дә күчтәнәчләргә бик шатландылар. Эльвира күп еллар дәвамында склероз чире белән авырый.
“Зәкят” фонды пакетларга май, ярмалар, чәй, кофе, он һәм башка ризыклар тутырды.




