Бүген «Казан Кремле» музей тыюлыгында «Минем гаиләмнең шәмаиле» II бөтенроссия сәнгать конкурсының күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә өч мәйданда – Ислам мәдәнияте музеенда, Татар шамәиле галереясендә һәм «Эрмитаж-Казан» үзәгендә урнаштырылды.
Проект җитәкчесе, Татарстан Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыров белдергәнчә, быелгы конкурска рәссамнарыбыз да яңа эшләр әзерләде, ягъни конкурс өчен махсус әсәрләр иҗат ителде. II бөтенроссия сәнгать конкурсына 120 катнашучыдан 200 эш кабул ителгән иде. Алар арасында Казан, Уфа, Мәскәү, Владимир, Ижау, Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән эшләр бар. Конкурсның шорт-битенә жюри тарафыннан 91 эш сайлап алынды.
Милли асылыбызны, динебезне алга сөрә торган проект күпләрдә зур кызыксыну уятты. Күргәзмә көннәрендә рәссамнар, сәнгать белгечләре һәм конкурсның жюри әгъзалары катнашында «Шамәил сәнгате үсешенең актуаль юнәлешләре» темасына осталык дәресе уздырылачак. Ә җиңүчеләр Ураза бәйрәменнән соң игълан ителәчәк.
intertat.ru















