Рамазан-шәриф ае – барыбызга да билгеле булганча, изге гамәлләр ае ул. Бу айда адәм балалары бер-берсе белән күбрәк аралашып хәлләрне белешергә, динебез нәсыйхәтләрен өйрәнергә, малларыннан өлеш чыгарырга, ярдәмчесез калганнарга кулларыннан килгәнчә булышырга, игелекле гамәлләр кылырга омтыла. Беләбез ки, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бу айда юмартлыгы тагын да көчәйгән. Без дә шушы юлдан барсак, иншә Аллаһ, күркәм эшләр кылучылардан булырбыз.
Бу айда кылына торган яхшы эш-гамәлләр мөселман кардәшләребезне тагын да берләштерә, дуслык-туганлык хисләрен ныгыта, күршеләр, бергә эшләүче хезмәттәшләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта. Рамазан ае ул – барлык айларның да солтаны. Бу айда безнең юл күрсәткечебез булган Коръән-Кәрим иңгән.
Рамазан аеның ахыргы ун көненә дә аяк бастык. 25 нче июнь көнне ифтарга килүчеләрне бу соңгы унъкөнлекнең фазыйләтләре белән таныштырып, шушы санаулы сәгать-минутларны гыйбадәт кылып, Аллаһыдан гафу сорап, гыйлемнәр эстәп уздыруның әһәмияте хакында мәдрәсәбез мөгаллиме Хәйдәр хәзрәт Койрыков вәгазь сөйләде. Ул Коръән-Кәримнең “Кадер” сүрәсен тәфсир кылды, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм сәхабәләрнең бу ун көнне ничек уздырулары турында бәйнә-бәйнә аңлатып бирде. Хәйдәр хәзрәт шулай ук Кадер кичәсендә укыла торган дога белән дә таныштырды. Мең айдан да хәерлерәк булган кичәнең һәр мизгеле кадерле булуын җиткерде һәм тәүбә-истигъфар кылу тәртипләрен өйрәтте.
Ахшам намазына азан әйтелеп, хөрмә җимеше белән авыз ачканнан соң, мәдрәсәбезгә килүчеләр ифтар кылырга юнәлде. Бай сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләрне әзерләтүчеләргә Аллаһының рәхмәтләре булса иде. Бу көнне узган авыз ачу мәҗлесен оештыруга үзләреннән “Ак Барс” хоккей командасының капкачысы Эмиль Рамил улы Гарипов һәм мәдрәсәбездә укып белем алган, хәзер Балтач районы Чепья авылында имамлык кылучы Рамил Райфат улы Шәйхиев үзләреннән зур өлеш керткәннәр иде.
Әлеге чара зур кунаклар, иҗат әһелләре, милләтебезнең асыл ул-кызлары катнашында узды. Үзенең ихлас мөнәҗәт-җырлары белән күңелләребезне яулап алырга өлгергән, республикакүләм ифтарда да чыгыш ясаган Ильяс Халиков үзенең яңа язылган мөнәҗәте белән таныштырды һәм узган елны Эмиль Гарипов белән клип төшерүе турында сөйләде.
“Җыен” фондының башкарма директоры Фуат Рәфыйков милләт язмышында бәһасез булган “Шәхесләребез” сериясенең барлыкка килү тарихы, аның эчтәлеге, ни рәвешле алып барылуы, гомумән, фондның эшчәнлеге белән таныштырып, мирасыбызны кайтару юлында киң колачлы эшчәнлек алып барулары хакында күп мәгълүмат бирде.
Мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин барлык килүчеләргә дә рәхмәтен җиткерде һәм күркәм гамәлләр, игелекле эшләр башкарып, күп мәчетләрдә ифтарлар уздырып килүче Вәдүт хаҗи Вафинга сүз бирде. Вәдүт абый барчаларыбызны да Аллаһы юлында тырышлык күрсәтергә, динебезне яшь буынга тапшыру эшендә активлыкны көчәйтергә чакырды. Вәдүт абый исә бу яктан бик күпләргә үрнәк булып тора. Аның мәктәп эшендәге балалары намаз укый, уразаны калдырмый, динебезне, телебезне өйрәнеп үсә. Һәрбарчаларыбызга да динне киләчәк буыннарга тапшыруда өлеш кертүчеләрдән булырга язса иде!
Нияз Сабирҗанов,
мәдрәсә мөгаллиме




