Татарстан мөфтиенең Төркиянең Истанбул шәһәрендә булган фаҗига уңаеннан кайгынамәсе

29 июнь 2016 ел 15:15
Татарстан мөфтиенең Төркиянең Истанбул шәһәрендә булган фаҗига уңаеннан кайгынамәсе

Истанбулның Ататөрек халыкара аэропортында булган фаҗигале хәл күңелләрне тетрәндерде. Татарстан республикасы мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән әлеге коточкыч террорлык актта гомерләре өзелгәннәрнең туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашам.

Аллаһ Тәгалә әлеге сынауны узарга сабырлыгын бирсен. Авыр җәрәхәтләр алучыларның тизрәк савыгуын сорыйм! Аллаһы Тәгалә илләргә һәм милләтләргә авыр кайгы, әрнү китергән шундый фаҗигаләрдән Үзе сакласын! 

Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы