Буалылар ифтар мәҗлесендә катнашты

01 июль 2016 ел 11:02
Буалылар ифтар мәҗлесендә катнашты

27 июньдә күркәм гадәт буенча Буа мөхтәсибәтендә районкүләм ифтар мәҗлесе булды. Чарада район башлыгы  Азат Айзетуллов, мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим Сабиров, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов катнашты. Мәҗлес Илмир хәзрәт Хәсәновның үтемле вәгазе белән башланып китте.

Район башлыгы Буа мөселманнарына үзенең теләкләрен ирештерде һәм тоткан уразаларының әҗер-савапларын күрүләрен теләде. Казан кунагы Ибраһим хәзрәт буалыларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде һәм үзенең үгет-нәсыйхәтләрен әйтте. Авыз ачкач, халык әзерләнгән мул табын  артында нәсыйхәтләр тыңлап  сыйланып утырды.

28 июнь көнне ошбу чара район мөслимәләре өчен оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы