Ураза гаетендә Казан җәмәгать транспорты 4.30 сәгатьтә йөри башлый

01 июль 2016 ел 13:39
Ураза гаетендә Казан җәмәгать транспорты 4.30 сәгатьтә йөри башлый

Быел 5 июльдә билгеләп үтелә торган Ураза гаете көнендә Казанның җәмәгать транспорты махсус режимда эшләячәк. Автобуслар һәм троллейбуслар пассажирларны бәйрәм намазына алып бару өчен 4.30 сәгатьтә маршрутка чыгачак, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты.
1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 74а, 75, 91-нче номерлы автобус һәм 1, 2, 12-нче номерлы троллейбус маршрутлары шәһәрлеләрне Казан мәчетләрендәге бәйрәм чараларына илтеп җиткерәчәк.
5 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы 6.30 сәгатьтә башланачак. 7.00 сәгатьтә гает намазы башлана, соңыннан хөтбә укылачак.
Татарстан башкаласында, Ураза гаете уңаеннан, төп чаралар республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә узачак.

"Татар-информ"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы