Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме белән котлавы

05 июль 2016 ел 05:52
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ураза бәйрәме белән котлавы

«Мөхтәрәм татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Изге Рамазан аенда барлык мөселман кардәшләребез рухи яңарыш шатлыгын татыдылар, мәрхәмәтле булдылар, изге эшләр кылдылар. Бүген без Аллаһыга чиксез рәхим-шәфкате, безгә яшәү, эшләү һәм нәселебезне дәвам итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт укыйбыз.

Ураза бәйрәмендә борынгыдан килгән дәвамчанлык традицияләре, татар халкының татулык, игелек һәм гаделлек идеалларына омтылышы чагылыш таба. Ата-бабаларыбызның күркәм эшләрен дәвам итеп, без барлык дин кардәшләребезне мөселман өммәтен рухи хәзинәләргә нигезләнеп ныгытуга, милләтара һәм динара ризалыкны һәм хезмәттәшлекне үстерүгә һәм камилләштерүгә өндибез.

Әлеге ел республика мөселманнары тормышындагы тарихи вакыйгалар белән истә калыр. Алар арасында иң мөһиме, һичшиксез, фән, мәгърифәт һәм аң-белем таратучы алдынгы үзәк – Болгар ислам академиясенә нигез ташы салыну. Казанда үткән IV республика ифтарына ун меңнән артык кеше җыелды. Татарстанлылар шушы һәм башка изге эшләребезне чын күңелдән куәтләрләр дип ышанам. 

Ураза бәйрәме барыбызга да җан җылысы бүләк итсен, йөрәкләребезне шатлык һәм мәхәббәт белән сугарсын! Сезгә тынычлык, бәхет һәм мул тормыш телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы