Бу көннәрдә Болгарда Мөселман яшьләре форумы бара. Кичә, 20 июльдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яшьләр янында булды. Мөфти форумда катнашучыларга динебез кыйммәтләре хакында вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде.
Шулай ук очрашуда Марокко Корольлегеннән килгән хәдисләр белгече, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһының сәламе һәм рәхмәте булсын) оныгы Хәсән (Аллаһ аннан разый булсын) аша Рәсүлебезнең нәсел җебен дәвам итүче Габдрәхим шәйх Ләкрим катнашты.
Мәгълүм булганча, 16-23 июльдә Болгар шәһәрендә икенче тапкыр Мөселман яшьләре форумы уздырыла.
Форум кысаларында әхлакый тәрбия, экология, спорт юнәлешләрендә квестлар, трениниглар уздыру каралган. Интеллектуаль уен рәвешендә диспутлар, төрле шәхесләр белән очрашулар үткәрелә.
22 июльдә “II Мөселман яшьләре форумы” кысаларында сабан туе уздырыла.










