Габдрәхим шәйх Ләкрим: Сүриядә мин Татарстаннан килгән шәкертләр белән укыдым

25 июль 2016 ел 18:00
Габдрәхим шәйх Ләкрим: Сүриядә мин Татарстаннан килгән шәкертләр белән укыдым

Узган атнада Болгар үзенә яшь мөселманнарны җыйды. Биредә икенче мәртәбә мөселман яшьләре форумы үткәрелде. Әлеге чараны Марокко Корольлегеннән килгән хәдисләр белгече, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллалаһу гәләйһи вә сәлләм) оныгы Хәсән (Аллаһ  аннан разый булсын)  аша Рәсүлебезнең нәсел җебен дәвам итүче Габдрәхим шәйх Ләкрим “яшьләрне җәмгыять корырга өйрәтә торган җыен” дип бәяләде. 22 - июль көнне яшьләр милли бәйрәмебез сабантуйга әзерләнеп йөргән арада, без чатырлар шәһәрчеге капка төбендә - Ак мәчеткә илтә торган юл башында шәйх белән әңгәмә кордык. Сөйләшү  мөхтәрәм кунакның Татарстан турындагы фикерләрен җиткерүеннән башланды.

- Шулай ачык йөз белән каршы алганнары өчен форумны оештыручыларга, яшьләргә мин бик рәхмәтле. Татарстан җөмһүрияте миңа бик ошый. Бирегә килгәнче дә Татарстан турында ишеткәнем бар иде, татарларны да күреп белә идем. Чөнки Сүриядә Татарстаннан килгән шәкертләр белән бергә укыдым. Мин аларның холыкларын, кунакчыл булуларын яраттым.  Әгәр ислам сүзен тәрҗемә итсәк, әлеге сүзнең тамыры михербанлылык, ярату, тынычлык дигәнне аңлата. Бу җирләрдә дә, ягъни Татарстанда да, тыныч һәм башкаларга карата мәрхәмәтле, михербанлы булып яшиләр. Монда да Ислам сүзенең тамырын тәшкил иткән төшенчәләр бар. Гомумән, ислам системасы шундый - мөселман кайда гына яшәмәсен, тормасын, ул җирләрдә бәрәкәт һәм тынычлык булырга тиеш.

- Ләкин  кайбер мөселман илләрендәге куркыныч вакыйгалар, сугышлар турында ишетеп торабыз...

- Сугыш чыгаручылар мөселманга бөтенләй  охшамаган, алар ислам асылын белмиләр. Үзләрен бөтенләй дөрес тотмыйлар, дөрес яшәмиләр. Пәйгамбәребез (саллалаһу гәләйһи вә сәлләм): “Мөселманны куркыткан мөселманның урыны  утта булыр”, - дигән. Аллаһ Илчесе безне мәрхәмәтлелек, изгелек  кылырга, тынычлык урнаштырырга чакырды.

- Сезнеңчә, мөселман нинди булырга тиеш?

- Сөекле Пәйгамбәребез  (саллалаһу гәләйһи вә сәлләм) бер хәдисе бар. Пәйгамбәребездән “Мөселман нинди булырга  тиеш?” - дип сораганнар. Ул әйткән: “Мөселманнар бер адәмнең теле һәм кулыннан зыян күрмәсәләр, шул кеше – мөселман”. Мөселман кеше йөрәге белән һәркемгә яхшылык тели һәм башкаларга зыян салмый.

Исламны  сакал яки кием дип аңларга кирәкми. Ислам ул, тышкы кыяфәт түгел, ә эчке  халәт. Аз гыйлемле кешеләр башкаларның киеменә карап  тикшерү  белән шөгыльләнәләр.  Зыялы, тирән белемле мөселман беркайчан да  болай эшләмәс. Пәйгамбәребез (саллалаһу гәләйһи вә сәлләм)  хәдисендә әйтелә: “Аллаһы Тәгалә          сезнең тышкы кыяфәткә, милеккә  түгел,  йөрәккә карый”.

- Менә сез чит илләрдә татарлар белән укуыгыз турында әйттегез. Гомумән, татарлар дөнья буйлап таралган халык. Ничек уйлыйсыз, бу бер сынаумы?

- Юк, алай түгел. Моны Аллаһы Тәгаләнең яратмавы яки сынавы дип уйларга кирәкми. Һич кенә алай түгел. Әйтик, Пәйгамбәребезнең Мәккәдән Мәдинәгә күчүен искә төшерик. Без бит мөселманнар өчен бу бер газап булган, дип әйтмибез. Күчештән соң алар тагын да көчләнеп киткәннәр. Монда да нәкъ шулай, татарлар җыелганда аларның эчке көчләре халыкны ныгыта.

- Яшьләрнең менә шушылай, башкаладан читтә җыелулары сәер түгелме?

- Болай эшләү бик яхшы бит. Бер мисал китерәсем килә. Пәйгамбәребез (саллалаһу гәләйһи вә сәлләм) Мәдинәдә чагында, Раббыбызга күңеле белән якынаю өчен күпмедер вакыт ялгызым калырга кирәк, дип әйтә торган булган һәм ул шулай эшләгән дә. Бирегә җыелган яшьләр дә гадәти тормыштан аерылып, биредә гыйлем туплыйлар, динебезне өйрәнәләр, иманнарын ныгыталар, догалар укыйлар. Бер-берсенең яхшы сыйфатларын күрәләр. Үзара мөгалләмә корырга өйрәнәләр. Болар барысы да  яшьләр тәрбиясенә, аларның кеше буларак формалашуына йогынты ясый торган мөһим чаралар. Мондый җыеннар яшьләргә җәмгыять корырга өйрәнергә ярдәм итә.

- Татарстанга, мөселман яшьләренә ни теләр идегез?

- Аллаһы Тәгалә Татарстанга бәрәкәт, ныклык бирсен, менә шушындый күркәм җыеннарны алга таба да уздырырга язсын!

ТР МДН матбугат хезмәте, Айзирәк Гәрәева

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы