2 августта Махачкалада үткәрелгән “Россия мөселманнарының традицион рухи мирасын торгызу: чакырулар, проблемалар һәм алгарышлар” дип аталган конференциядә катнашучылар чара тәмамлангач Хөкүмәт йортында урнашкан имам Шамил мәчетендә булдылар.
Биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Дагыстан Республикасы мөфтие вазыйфаларын башкаручы Мәһди хаҗи Мутаилов, Мәскәү һәм Россиянең үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм башкалар өйлә намазын укыдылар, аннары Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмне зурлап мәүлид әйттеләр.
Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Татар дин әһелләре Дагыстанга эшлекле сәфәр кылдылар. Бүген иртән алар Татарстанга әйләнеп кайттылар.
Бу хакта биредә укырга мөмкин:
БАШКАЛАРГА МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛУ - ҺӘР МӨСЕЛМАННЫҢ БУРЫЧЫ
МӨФТИ ЗӘЙНУЛЛА ИШАН МӘЧЕТЕНДӘ УЗГАН ГАЛИМНӘР МӘҖЛЕСЕНДӘ КАТНАШТЫ
ДАГЫСТАНДА ТАТАР ДИН ӘҺЕЛЕ РУХЫНА ДОГА КЫЛДЫЛАР








