Гадәттә өлкән яшьтәге хәзрәтләр турында сөйләгәндә, дистә еллар динебезгә хезмәт итә дибез. Баксаң, хәзер бу бәя урта яшьләрдәгеләргә дә кагыла икән. Чөнки бик яшьли дингә кереп киткән һәм өммәтебез өчен тырышкан хәзрәтләребез бар. Шундыйларның берсе - Кайбыч районы имам мөхтәсибе Гыйниятуллин Дамир хәзрәт Наил улы. Ул 20 елга якын инде Кайбыч имамнарын җитәкли.
- Дамир хәзрәт, имамлык итүгә ничек кереп киттегез?
- 1995-1997 елларда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алдым. Имам-хатыйб, ислам нигезләрен һәм гарәп телен укытучы белгечлегенә укыдым. Мәдрәсәдә укыганда Кайбычка практика үтәргә кайткан идем. Ул вакытларда әле мәрхүм Вәлиулла хәзрәтнең китап складында да эшләдем. Кайбычта бер җыелыш үткәрү каралган иде. Шул узып киткәч китәрмен дип уйладым. Җыелышта исә Вәлиулла хәзрәт, Наил хәзрәтләр тәкъдим итеп, сайлап та куйдылар. Ул чакта миңа 19 яшь иде. Киләсе елга имам-мөхтәсиб булганга 20 ел тула.
- Белгәнебезчә, Кайбыч районы мөхтәсибәте 2012 елның 15 августында оешкан. Үзегез эшли торган мөхтәсибәт хакында ни әйтерсез?
- Кайбыч районында 16 мәчет. Шуларның 12сендә укулар, якшәмбе мәктәпләре оештырыла. Тормыш булгач, мәшәкатьләрсез генә булмый. Имамнарны бик кечкенә авылларга табу авыр. Бездә менә шундый ике кечкенә авылга имам эзлибез. Ә зур мәхәлләләрдә имам белән бәйле проблема юк. Аллага шөкер, бүгенге көндә мәшәкатьләрне хәл итеп киләбез. Нәзарәттән дә ярдәм килә, мәсәлән, грантлар бирелә. Аларны мәхәлләләр арасында бүләбез, шуннан соң бабайларыбыз канатланып китәләр, мәчет өчен тагын да тырышып эшлиләр. Бабайлар берсеннән берсе күреп җиң сызганып тотына. Шуны да әйтәсе килә, яшьләргә караганда өлкәннәр кайчак җитезрәк тә әле. Бүген мин районда эшләүче имамнарның барысыннан да канәгать, алар бөтенесе дә үз эшен ихластан алып бара. Безнең күп мәхәлләләрдә дәресләрне хатын-кызлар оештыра. “Мөхәммәдия”дә яки башка мәдрәсәләрдә укыган абыстайлар дин сабаклары бирә. Алар безгә, имамнарга, зур ярдәмче. Авылларда ирле-хатынлы динебезгә хезмәт итүчеләр дә бар. Мәсәлән, Чүти авылыннан Вилдановлар: ире – мулла, ир-атларны укыта, җәмәгате – мөгаллимә, хатын- кызларга ислам нигезләрен өйрәтә.

- Җәй көннәрендә хәзрәтләр ни белән мәшгуль?
-18 –30 июль көннәрендә балалар өчен рухи сәламәтләндерү үзәкләрен оештырдык. Районыбызда күркәм бер традициягә әверелгән шәкертләр бәйрәмен уздырдык. 120дән артык баланы район үзәгендәге сабантуй мәйданына җыйдык. Узган ел тимер юл станциясендә - Колангыда яңа мәчет ачкан идек. Ә быел бик күп мәчетләрдә төзекләндерү эшләре бара. Салтуганда, Чүти авылларында...

- Район үзәк мәчетен дә төзекләндерәсезме?
- Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы үзәк мәчетендә җирле хакимият һәм халык ярдәме белән мәчетне төзекләндерү эшләре башланды. Төзелеш барышында мәчетнең түбәсен алыштыру һәм диварларын җылытып тышларга ниятләдек. Үзәк мәчетнең икенче катын корабыз. Анда уку, аш-су, кунак, имам бүлмәләре, хатын-кызлар өчен намаз урыны булыр дип көтелә. Җәй көннәрендә, шулай ук кышкы каникуллар вакытында балаларга дәресләр үткәрү өчен мөгаллимнәр кайта. Балалар читтән килгән яшь укытучыларны бик яраталар. Алар белән интернет аша да сөйләшеп- аралашып торалар. Ә мөгаллимнәрне кайтару һәм яшәтү өчен урын кирәк. Киләчәктә алар кунак бүлмәсендә торып укытырлар дип уйлыйбыз.

- 12 сентябрьдә мөселманнарның күркәм бәйрәме - Корбан гаете. Бу бәйрәмгә әзерләнәсезме?
- Гает бәйрәменә мәчетләргә халык бик теләп җыела. Аннары корбан ашлары үткәрелә. Гомумән, зур мәҗлесләр – ифтарлар, корбан ашлары җирлектәге җитәкчеләр белән берлектә оештырыла. Чөнки бу мәҗлесләр җитәкчеләргә халык белән очрашырга, аралашырга, сөйләшергә бер җай-форсат та ул. Ул мәҗлесләр авыл җыены кебек уза бит. Шуны да әйтергә кирәк, быел Корбан гаете гошер җыю вакытына туры килә. Гает туры килгәч, ул тагын да күп җыела. Иң күп яңгырлар да бездә яуды бит инде быел, уңыш әйбәт булып, халык теләп катнашыр дип көтәбез. Алдан район газетына белдерүләр бирәбез. Халык без билгеләгән урынга гошер сәдакасен үзе китерә. Кабак, кәбестә, бәрәңге һәм башкаларны, кем нинди уңышы белән бүлешә ала, китерә. Республикада һәр район шулай җыйса, мәчет- мәдрәсәләр тәэмин ителгән булыр иде. Без җыелган гошернең бер өлешен картлар йортына бирәбез. Гадәттә алар елга 25 капчык кирәк диләр. Менә шул кадәрен аларга калдырабыз. Калганын мәчетләргә, мәдрәсәләргә юллыйбыз.
- Хәзрәт, имамнарның иң зур теләге нинди?
- Халыкка дин өйрәтү, Аллаһы Тәгалә юлына чакыру. Халык дингә йөзе белән борылса, Аллаһ та рәхимле булыр. Безнең иң зур теләк шул – дөрес, туры юлга өндәү, дин кардәшләребезнең күңеленә иман нурын җиткерү, аларны мәчеткә китерү, намазга бастыру. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын.
ТР МДН Матубгат хезмәте, Айзирәк Гәрәева











