Сабада яңа мәчет төзелә

03 август 2016 ел 14:53
Сабада яңа мәчет төзелә

Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Саба мөхтәсибәтендә эшлекле сәфрдә булды. Сәфәре вакытыда ул җирлек имамнарының җыелышында катнашты. Авыл имамнарына мөфти сәламнәрен һәм теләкләрен тапшырд. Динебез өчен тырышканнары өчен рәхмәтен белдерде.

Нәзарәт юристы Айрат Билалов авыл имамнарына документ эшләрен алып бару хакында аңлатты.

Рөстәм хәзрәт балаларга үгет-нәсихәтләр дә җиткерде. Биредә балалар өчен җәйге лагерь  оештырганнар. Анда 80 нән артык бала ислам нигезләрен өйрәнә. 7 августта Саба районы Урман хуҗалыгы  (Лесхоз) бистәсендә  мөселман сабан туе уздырырга җыеналар.

Шулай ул ук мөфти урынбасары Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов белән Саба үзәгендә  төзелеп килүче икенче мәчетне карады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы