"Иман" нәшрияты Сираҗеддин Габделхәсән Гали бин Госманның "Әмәли" исемле китабын бастырды. "Әмәли" китабы Әһле сөннәт вәль җәмәгать гакыйдәсе буенча бик әһәмиятле хезмәт булып тора. Бу әсәр шигъри юллар белән язылган һәм укучыларны Әбү Мансур Матуриди мәзһәбе гакыйдәсе белән таныштыра. "Әмәли" китабының авторы - Фирганә өлкәсе Ош шәһәрендә туган мәшһүр галим Сираҗеддин Габделхәсән Гали бин Госман әл-Оши (һиҗри ел хисабы буенча 569 елда үлгән). Кыска гына вакыт эчендә хәнәфиләр арасында бу әсәр мәшһүрлек ала һәм хәзерге көндә дә ул хәнәфи мәзһәбе мәдрәсәләрендә яттан өйрәнелә. Кадими булган татар мәдрәсәләрендә бу китап уку-укыту программасына кертелгән һәм танылган галим Шәйхелислам әл-Хәмиди тарафыннан татар теленә дә тәрҗемә ителгән.
"Әмәли" китабы дөнья күрде
15 август 2016 ел 09:04
Соңгы яңалыклар
Диния Нәзарәтенең «Зәкят» фонды махсус хәрби операция сугышчылары өчен «тәгәрмәчле» мәчетләргә акча җыюны төгәлләде
25 март 2025 ел 10:32
Фитр сәдакасын кая җибәрергә? Нәзарәтнең «Зәкят» фонды, мохтаҗларга тарату өчен, фитр сәдакасын онлайн кабул итә
25 март 2025 ел 09:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


