Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында бүген узган матбугат конференциясен 12нче Казан халыкара мөселман кинофестиваленә багышланган матбугат очрашуы булды.
Чарада мәдәният министрының урынбасары Гүзәл Шәрипова, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм Хәзрәт Батыр, Танылган кино белгече һәм тәнкыйтьчесе Сергей Лаврентьев, кинорежиссёр, сценарий авторы, Россиянең халык артисты, конкурсның жюри рәисе Александр Прошкин катнашты.
Быел фестивальгә 33 илдән 700 артык гариза кабул ителгән, ә фестивальнең конкурс программасына барлыгы 60 фильм кертелгән.

12нче Казан халыкара мөселман кинофестиваленең тантаналы ачылышы "Пирамида"да үтте. Фестиваль 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.




