7 сентябрьдә Югары Ослан мөхтәсибәте тарафыннан гошер сәдакасының бер өлеше картлар йортына тапшырылды. Исламда зәкят түләү фарыз гамәл санала. Җирдәге барлык малның хуҗасы Аллаһы Тәгалә. Ул безгә башкаларга караганда күбрәк өлеш чыгарган икән, без мохтаҗлыктагы кешеләр белән үзебездән арткан малыбызны бүлешергә тиеш. Картлар йортына тапшырылган гошер сәдакаларга дога укылды. Инвалидлар йортының директоры Эльянора Серебрякова район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәткә үзенең рәхмәтен җиткерде.
Мөселманнар инвалидларга һәм картлар йортында гомер кичерүчеләргә гошер сәдакасы таратты
08 сентябрь 2016 ел 14:02
Соңгы яңалыклар
Мөслим мөхтәсибәтендә татар дин галиме Шаһиәхмәд әс-Симәки истәлегенә конференция узды
16 октябрь 2025 ел 09:04
Мөфти Чистайда Саматов укуларында: “Габделхак хәзрәт Хәнәфи мәзһәбе кыйммәтләрен саклаучы иде”
14 октябрь 2025 ел 13:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


