7 сентябрь көнне Азнакай шәһәренең үзәк мәчетендә район имамнары җыелышы булды. Җыелыш Корбан бәйрәменә бәйләнешле мәсәләләргә багышланганды. Имамнар алдында Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов чыгыш ясады, имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм котлавын укып китте һәм казыйлар шурасының карары белән таныштырды.
Быел Корбан бәйрәме 12 сентябрьгә туры килә, гает намазы районның барлык авылларында һәм Азнакай шәһәренең 3 мәчетендә иртәнге 5сәгать 30 минутта укылачак. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла һәм 3 көн дәвам итә. Азнакай шәһәрендә корбан чалу өчен махсус урын Ак мәчет янында билгеләнгән. Корбан сатып алырга теләүчеләр өчен 12 сентябрьдә иртән Ак мәчет янында маллар сату оештырыла.
Азнакай имамнары Корбан гәетенә әзерлек алып бара
09 сентябрь 2016 ел 10:22
Соңгы яңалыклар
“Ак Барс Арена” стадионында “Рубин” (Казан) – “Динамо” (Махачкала) уенын карарга килүчеләр өчен намаз бүлмәләре әзерләнде
10 сентябрь 2025 ел 09:04
Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды Газзәдәге 800 дән артык кешегә гуманитар ярдәм күрсәтте
09 сентябрь 2025 ел 09:18
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


