9 сентябрь көнне Актанышта тантаналы төстә Гәмбәрия мәчете ачылды. Тантаналы чарада мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Бу - район буенча 50 мәчет булып исәпләнә. Төзелеш барышында Актанышның күп мөселманнары үз өлешен керттеләр. Мәчет төзелешен "Газстройсервис" җәмгыяте алып барды. Иганәчелекнең иң зур өлешен Казан якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов күрсәтә. Аның сүзләренә караганда, әлеге ярдәм бары тик җирлектәге мөселман кардәшләргә мөмкинлектән чыгып булышлык итү өчен генә. "Актаныш һәрвакыт эштә дә, хезмәттә дә, рухи байлыкта да иң алда булсын иде", - дип ассызыклады Вәсим Вахитов. Аллаһ йортларын яратучы, вакытларын мәчеттә үткәрүче бәндәләр кыямәт көнендә Аллаһының кунаклары булырлар.
Актанышта Гәмбәрия мәчете ачылды
09 сентябрь 2016 ел 17:04
Соңгы яңалыклар
Мөфти II Бөтенроссия мәгариф симпозиумына чит илләрдән килүчеләр белән очрашты
23 октябрь 2025 ел 16:22
Мөфти мәгариф симпозиумында: “Яңа Мәрҗаниләр һәм Барудилар чыксын өчен, шәкертләрне инкыйлабка кадәрге татар мәдрәсәләре программалары һәм дәреслекләре буенча укытырга кирәк”
23 октябрь 2025 ел 15:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


