14 сентябрь Кукмара мәдрәсәсендә район башлыгы С.Д.Димитриев катнашында Корбан ашы үткәрелде. Мәҗлескә район имамнары, авыл җирлеге башлыклары, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм Үзәк мәчет аксакаллары чакырылды. Сергей Димитрий улы мөселманнарны Корбан гаете белән котлап, иминлек, саулык, тынычлык һәм бәрәкәт теләде, әдәп-әхлак, дини тәрбия мөмкинлекләрен район тормышын яхшырту юнәлешендә киңрәк файдаланырга чакырды. Мәҗлес Корбан итеннән әзерләнгән мул ризыклы табын алдында үтте.
Кукмара мәдрәсәсендә корбан ашы
15 сентябрь 2016 ел 16:46
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең онлайн-мәдрәсәсендә бөтен дөнья буенча 137 000 гә якын кеше белем алды
23 гыйнвар 2025 ел 10:00
2024нче елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды “яңа” 230 борынгы китапка баеды
22 гыйнвар 2025 ел 12:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


