Татар халкының олуг шәхесе, атаклы фикер иясе һәм дин белгече Габденнасыйр Курсави туып-үскән Арча төбәге бүгенге көндә республикада иң күп мәчетле район буларак данлыклы. Биредә 80 мәчет эшләп килә. Район имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев әйтүенә караганда, Арча әле мәчет саны белән генә түгел, мөгаллимнәр күплеге белән дә аерылып тора. 100дән артык мөгаллим мәчетләр каршында башлангыч дини белем бирә. Менә шушы дини эшчәнлек ягыннан актив районда Раил хәзрәт 15 ел имам-мөхтәсиб булып эшли. Арчада туып-үскән хәзрәткә шушы көннәрдә генә 40 яшь тулды. Шуны сәбәп итеп, без аның белән ничек дин юлына кереп китүе, авыл имамнары эшчәнлеге хакында әңгәмә кордык.

- Хәзрәт, үзегез әле ир уртасы яшенә җитеп кенә килсәгез дә, дини эшчәнлек алып барган елларыгыз шактый дип әйтергә мөмкин. Димәк, сез бик яшьли бу өлкәгә аяк баскансыз?
- Мәктәпне тәмамлагач авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә уйлаган идем. Документларны шунда тапшырдым. Рус теленнән имтихан тапшырганым да хәтердә. Свердловскийда имам булып эшләүче туганнан-туган абыем ул чакта Казанда яши иде әле. Ул миңа дин юлыннан китәргә киңәш итте. Мәчетләргә бик йөрмәсәм дә, уемда дин булган, күрәсең. Миңа 12 яшь чакта әти вафат булган. Мин инде әни, карт әби тәрбиясендә үскән бала. Шулай итеп, икенче имтиханга бармыйча "Исламны кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәгә документларны бирергә киттем. Ул вакытта мәдрәсәне мәрхүм Исхак хәзрәт җитәкли иде. Ильяс хәзрәт уку-укыту буенча урынбасары иде. Мәдрәсәдә 4 ел укыдым. Дин юлына китеп дөрес эшләгәнмен дип уйлыйм. Мөхтәрәм шәхесләр белән аралаштым, алардан гыйлем алдым. Ул вакытларда дингә борылыш бик зур булды. 90 ның ахыры 2000 нче еллар башы республикада диннең алтын бер чоры. Ай саен мәчет ачылган вакытлар иде. Динне белергә, өйрәнергә халыкның да теләге бар иде.
- Мәдрәсәдән соң кай тарафка юл тоттыгыз?
- 1998 елда мәдрәсәне тәмамлагач Арчага чакырып кайтардылар. Авыл имамы булып кайттым. Өй, хезмәт хакы бирәбез дигән кеше дә булмады. Аллага шөкер, эше бар дип уйладык. Без динне күтәрәбез дигән идея белән яшәдек, чын күңелдән эшләргә тырыштык. 2001 елда имам-мөхтәсиб булырга тәкъдим иттеләр. Баш казый Җәлил хәзрәт һәм башка дин әһелләре килеп бу вазыйфага билгеләп тә куйдылар.
Ул чакта районда 26 мәчет иде, хәзер – 80 булды, Аллага шөкер. Әле мәхәлләләр саны күбрәк тә. Арча үзәгендә генә дә 5 мәчет эшләп килә.

- Хәзрәт, элеккеге заманнардагы муллаларны китапларга төрлечә сурәтләп язганнар... Ә бүгенге авыл имамы кем ул?
- Төрле авырлыкларга очрап торабыз, Аллаһы тәгалә безгә сынаулар җибәреп тора. Һәрбер адәм баласы бу дөньяга иман белән килә, дин турында да белергә мөмкин, шулай да аңар имам ярдәме кирәк. Имам - халыкка бу дөньяда яшәгән вакытта дин буенча бер “шпаргалка” ул дип әйтер идем. Имам дини кануннарны үтәүче генә түгел, кешене авыр вакытларында тынычландыручы да. Авылда мәшәкатьләр бик күп, халык концертларга, театрларга йөрми. Һаман да эш белән мәшгуль һәм барыбер бер көн аның күңеле тула. Ул күңелен бушатырга имам янына килә. Имам үзе янына килгән һәр кешенең борчуларын тыңлап, дини яктан киңәш бирергә, ярдәм итәргә тырыша. Шуны да әйтергә кирәк, авыл имамнары микроскоп астында яши. Авыл кечкенә җирлек һәм анда бөтен нәрсә күренә. Имамның нинди булганын, эшләгәнен, ашаганын, сөйләшкәнен - бөтенесен дә күрәләр. Шундый кыйсса бар бит, хәзрәт рәшәткә кага икән. Бер кеше моның янына килә дә озак кына карап тора. Хәзрәт: “Ник карап торасың, булыш”, - дигән. Теге кеше шунда: “Бармагыңа чүкеч белән суккач ни дип әйтерсең икән дип көтеп торам дигән”. Имамга кеше белән сөйләшә белергә дә, гыйлемен җиткерә белергә дә кирәк. Ул диннең йөзе булырга тиеш. Хәзрәт кеше мөлаем икән, аңа ияреп башкалар да дингә тартыла. Дорфа булса, киресенчә, кеше ерагая. Авыл имамнары үзләренең тормышлары белән дә дәгъватлый.
- Район мөхтәсибәтендә дини эшләрне алып бару ничек корылган?
- Аллага шөкер мәчетләребез тулаем эшләп килә. Ай саен хәзрәтләрне, абыстайларны җыелышка җыябыз. Хакимият вәкилләрен дә, җирлектәге матбугат чараларын чакырабыз. Җомга, шимбә радио аша район халкына вәгазьләребезне җиткерәбез. Шулай ук читтән мөхтәрәм дин белгечләрен китертәбез. Дини сораулар буенча аларның киңәшләрен тыңлыйбыз. Сөйләшеп эшләгәндә уртак фикер, бердәмлек була. Военкомат белән тыгыз элемтәдә торабыз. Егетләрне армиягә әти-әниләре белән бергә догалар кылып озатабыз.Ел саен районыбызны иң яхшы имамы билгеләнә, азанчылар бәйгесе бик матур уза.
- Дини гыйлем бирү юнәлеше хакында да сөйләп узсагыз иде.
- Без мәчет саны белән генә түгел, укытучыларыбыз белән дә горурланабаз, 100 дән артык мөгаллим башлангыч дини гыйлем бирә. Узган ел районда 2500-2600 кеше мәчетләр каршында оештырылган курсларда дини гыйлем алган. Ел саен көз көне укулар башланыр алдыннан укытучыларыбыз өчен семинар үткәрәбез. Нәзарәтнең республика күләмендә оештырганы да бик яхшы үтә, анда да катнашабыз. Җәй айларында балалар өчен дини үзәкләр үткәрелә. 30 га якын мәчеттә оештырдык.

- Ничек уйлыйсыз, бүгенге көндә имамнарның нинди проблемалары бар?
- Имамнарның проблемасы шунда, аларның дәрәҗәләрен төшермәкче булалар. Ә бит имамлык итү ул бик зур хезмәт. Алар белән авыл җирлекләрендәге җитәкчеләр дә киңәш тотса иде. Имамнар социаль яктан да ярдәмгә мохтаҗ. Әйтик, ни өчен яшьләр мәдрәсәләргә укырга бармый?! Бөтен кешенең юрист, менеджер һәм тагын әллә кем буласы килә. Чөнки әлеге һөнәрләрне сайласалар, яхшы тормышта яшәрбез дип уйлыйлар.
- Сүзебезне йомгаклап, хәзрәт буларак, бер нәсихәт җиткерегез әле...
- Бөтен нәрсә зарланудан башлана. Тамагы тук булса да, өстенә киеме булса да зарлана халык. Нәсихәтем шул, зарланмасак иде. Һавадагы торналар турында уйлап- хыялланып түгел, булганның кадерен белеп, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Шушы җирдә, республикада яшәвебезгә канәгать булыйк. Бай җирдә яшибез. Нәрсә генә юк бездә! Аллага шөкер, туган җиребездә тынычлык. Гаиләң бар икән, бу үзе зур байлык. Менә шуңа шатланырга кирәк. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп, шөкер итсәк, Ул нигъмәтләрне арттырачак кына. Булганына шөкер итә белмәсәк, аның азагы да каты булачак. Бер кыйсса бар. Ике фәрештә җир өстеннән очканнан соң: “Кешеләр гомерләренең яртысын саулыкларын бетерә-бетерә, тырыша-тырыша акча җыеп уздыралар, картаймыш көннәрендә шул акчага саулык сатып алмакчы булалар”,- дип сөйләшеп- аптырап утыралар икән. Хәзерге вакытта алдыбызда торган мөмкинчелекләрне кулдан ычкындырмый матур итеп, куанып, шөкер итеп яшәсәк иде.
Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте








