Нәзарәткә "Изге Хачны Күтәрү" рим-католик приходының  настоятеле Андрей Старцев килде

21 сентябрь 2016 ел 12:19
Нәзарәткә "Изге Хачны Күтәрү" рим-католик приходының  настоятеле Андрей Старцев килде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Изге Хачны Күтәрү" рим-католик приходының  настоятеле Андрей Старцев белән очрашты. Диния нәзарәтендә узган очрашу барышында мөфти Камил хәзрәт католикларның яңа руханиенә Галиев мәчете комплексын күрсәтте, аның кыскача тарихын сөйләде һәм нәзарәт буенча экскурсия үткәрде.

Очрашу кысаларында ике як киләчәктә хезмәттәшлек итү юлларын барлады. Аерым алганда, мөфти хәзрәтләре Андрей Старцев атакайга рим-католик приходының элеккеге настоятеле Диогенес Уркиза белән тыгыз элемтәләр урнаштырылуын, католиклар делегациясенең изге Рамазан айларында мөселманнар белән уртак чараларда катнашуын сөйләде һәм киләчәктә моңа хәтле урнашкан күркәм конфессияара мөнәсәбәтләр дәвам итәр дигән өмет белдерде.  

Камил хәзрәт нәзарәт кунагына үзенең яңа китабын да бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы