Казанның Галиев мәчетендә (Г.Тукай урамы, 40) ислам фәннәре, гарәп һәм татар телләре буенча дәресләр башлана. Укулар дүшәмбедән алып җомгага кадәр бара. Аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм Россия ислам институты мөгаллимнәре алып барачак. Дәресләрдә теләге булган һәр кеше катнаша ала.
Эш тәртибе түбәндәгечә:
дүшәмбе – сәгать 16.00дә татарча гарәп теле курслары - дәвам итүче төркем (укуларны Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев алып бара);
сишәмбе – сәгать 17.00дә хатын-кызлар өчен татар теле дәресләре (укыта - Айгөл Бикмитирова), сәгать 18.00дә ир-атлар өчен татар теле дәресләре (укыта - Фирдүс Галиуллин);
чәршәмбе - ястү намазыннан соң хәнәфи фикъһы (укыта - Булат хәзрәт Мөбәрәков);
пәнҗешәмбе – сәгать 18.00дә яшьләрнең фикер алышу клубы;
җомга - ястү намазыннан соң мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның дәресләре.




