Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Чара Салих Сәйдәш исемендәге ЗДКЗда (Казан) узды. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, банклар, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Чараның турыдан-туры трансляциясен ТР Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтыннан карап булды.

Рөстәм Нургали улы үзенең мөрәҗәгатендә билгеләде: "Милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык – республикабызның конкурентлыкта өстенлеге ул. Дөньядагы тискәре тенденцияләр, шулай ук алар белән бәйле килеп туган каршылыклар фонында болар аеруча әһәмият ала. Быел бай тарихи-мәдәни мирасыбызны торгызу һәм илебездә дини белем бирү системасын камилләштерү өлкәсендә мөһим эшләр башкарылды.
Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу кебек әһәмиятле проектларны тормышка ашыру эше башланып китте. Изге Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу белән беррәттән әлеге проектлар Татарстандагы төп конфессияләрнең тигезлеге һәм үзара ихтирамы билгесе, аларның киләчәктәге нәтиҗәле хезмәттәшлегенә ныклы нигез булып тора.
Бу башлангычларыбызда федераль хакимият органнарының, мөселман һәм православие җәмәгатьчелеге лидерлары, бизнес вәкилләренең һәм республикабыз халкының хуплавын һәм аңлавын тою безнең өчен бик мөһим.
Мәскәүнең һәм бөтен Русьнең Изге Патриархы Кириллның Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу урынында истәлек ташы кую уңаеннан Татарстанга килүе һәм бәйрәм чараларында катнашуы – диннәр арасындагы үзара багланышларны һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуда Татарстанның зур роль уйнавын тану ул.
«Изге Болгар җыены», Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, шулай ук Болгар ислам академиясенә нигез салу уңаеннан тантаналар аеруча зурлап уздырылды. Академия киләсе елда ачылыр дип көтелә. Ул мөселман мәгариф системасының иң югары баскычы, татар дини белем бирү мәктәбе традицияләрен саклау һәм Россиянең татар-мөселман җәмәгатьчелеген берләштерү үзәге булырга бурычлы.
Киләсе елда Татарстан халыкларының икенче съездын уздыруга 10 ел тула. Шушы вакыт эчендә республикада этносәяси процесслар уңай үзгәреш кичерде. Бу процессларда Татарстан халыклары ассамблеясы актив катнашып килде. Шул ук вакытта, килеп туган каршылыклар һәм тенденцияләрне исәпкә алып, республика халыкларының чираттагы съездын уздыру зарурияте туды".

Бу уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да үзенең фикерләрен җиткерде:
"Мәгълүм булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында республика үсеше өчен мөһим мәсьәләләрдә туктала. Шулар арасында Рөстәм Нургали улы республикада хөкем сөргән конфессияара татулык мөнәсәбәтләрен дә атады һәм аның әһәмиятен ассызыклады. Президентыбыз фикеренчә, дини белем бирү юнәлешен камилләштерү мөһим адымнарның берсе. Бу уңайдан Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу эше аеруча мөһим. Мөгаен, динара татулык һәм төрле милләт вәкилләренең үзара килешеп яшәве Татарстаныбызның милли идеясына әверелде дисәк тә арттыру булмас. Минемчә, Президентның мөрәҗәгате моны тагы бер кат раслады. Президентның үрнәккә күпбалалы гаиләләрне куюы аеруча куанычлы. Аларның батырлыгы, чыннан да, сокландыра. Башкача әйткәндә, Рөстәм Нургали улы сәясәт һәм икътисад турында гына түгел, ә җәмгыятебез өчен зур әһәмияткә ия әхлакый ориентирлар турында да сөйләде".
ТР МДН матбугат хезмәте




