Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ак мәчет фонында төшерелгән клип хакында фикерен белдерде.
“Мәчет – бию урыны түгел. Болгар җире татар халкы үзаңында аеруча зур кыйммәткә ия. Биредә ислам дине традицияләре башлангыч ала. Бу безнең мәдәниятебезнең һәм гореф-гадәтләребезнең нигезе. Мәчетләребезнең ишеге эстрада йолдызлары һәм башка кешеләр өчен дә ачык, ләкин Аллаһ йортына дога кылыр өчен, рухи-әхлакый азык алыр өчен килсеннәр. Ислам дине буенча белемнәрен арттырырга һәм рухи тормыш белән яшәргә теләүчеләргә ярдәм итәргә без һәрвакыт әзер”.




