Лениногорск мөхтәсибәте балалар йортында булды

22 сентябрь 2016 ел 09:05
Лениногорск мөхтәсибәте балалар йортында булды

Лениногорск мөхтәсибәте “Экстремизмга- юк!” айлыгы кысаларында балалар йортында корбан бәйрәме уздырды. Далалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен корбан итеннән ризыклар пешерелде, аш өстәле әзерләнде. Моннан тыш спортзалда ярышлар оештырылды.

Иң мөһим - “Ихлас” мәчете вәкилләре балаларга ислам дине кыйммәтләрен аңлаттылар. Шулай ук  аларга ике видеоролик күрсәтелде, Булат хәзрәт ислам диненең мәрхәмәтлелек дине  булуы хакында сөйләде. Исламның террорчылык белән бернинди бәйләнеше булмауны аңлатты.

Соңыннан исә корбан бәйрәме белән котлап, барлык балаларга күчтәнәчләр өләшенде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы