Бүген Казанда Идел буе федераль округы дин әһелләренең квалификациясен күтәрү курслары башланды. Укулар Вознесение бистәсендәге квалификация күтәрү үзәгендә бара. Бу юлы укуларга Апас, Яңа Чишмә һәм башкала имамнары килде.
Сәламләү сүзләре белән тыңлаучылар каршында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөфтинең урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Мөфти үзенең чыгышында әлеге курсларның зур әһәмияткә ия булуын билгеләде.
"Дүшәмбе көнне генә олуг хаҗ сәфәреннән кайттым. Мәккәдә вакытта биредәге галимнәр турында бик кызыклы китап таптым.Шул китапта 5 җирдә безнең татар галимнәребез олуг дин ияләре буларак искә алына. Анда Мәрҗәни хәзрәтебез дә, Мөхәммәд Рәмзи дә һәм башкалар да бар. Ә хәзер нәрсә?! 3-4 ел элек бер чит ил галиме, Коръән-хафиз безнең якларга килде. Рамазан аенда ул ахшам намазына Казанның бер мәчетенә кергән. Рәсми имамыбыз намаз укыта һәм намаздан чыккач бу галим сорый: "Бу хәзрәт нәрсә укыды? Ул укыган нәрсә Пәйгамбәребезгә иңдергән Коръән түгел", - дип белдерә чит ил кунагы. Димәк, ул шул хәтле хаталы рәвештә укыды дигән сүз. Бу бит безнең даныбызны төшерә. Элек безнең бабаларыбыз Мәккәгә барып дәрес укыта иде, ә хәзер без намазга басып, гарәпләр бер сүз әйтмәсен дип намаз укыта алмыйбыз. Менә нинди хәлгә төштек, шуңа күрә мондый курслар кирәк безгә. Иң мөһиме өч юнәлеш: фикъһ, гакыйдә һәм дөрес итеп Коръән уку (тиләвә). Нинди генә сүрә булса да - дөрес иттереп укыгыз аны! Кызганыч, имамнарыбыз "Фатихада"да 10нан артык хата җибәрә", - дип сөйләде мөфти хәзрәтләре.
Мөфти Камил хәзрәт имамнарга хәнәфи мәзһәбенә кагылышлы һәм бу юнәлештә аеруча зур сорау тудырган мәсьәләләр турында лекция дә укыды. Галиев мәчетендә ислам фәннәре буенча, шул исәптән "Аллаһ илчесенең намазы" исеме астында дәресләр циклы башлануын да хәбәр итте.
Мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, үз чиратында, тыңлаучылар игътибарын әлеге квалификация күтәрү үзәгендә уку-укыту өчен барлык уңайлыклар тудырылуына юнәлтте. Аерым алганда, үзәктә зур һәм якты уку заллары, тәһарәтханәләр, гыйбадәт кылу һәм спорт белән шөгыльләнү бүлмәләре һәм ашханә бар.
"Төп максатыбыз - дин әһелләренең белем дәрәҗәсен арттыру, чөнки мәчеттә эшләү - зур хезмәт. Бирегә төрле контингент кешеләре йөри, сораулары да төрле була һәм бу очракта имам кешегә төрле яклап белем белән коралланган, һәрвакыт үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәк", - дип ассызыклады Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Мәгълүм булганча, әлеге курслар 2011 елдан бирле уңышлы гына эшләп килә. 2013 елдан башлап бирегә Идел буе федераль округының төрле почмакларынна дин әһелләре килә башлады. 5 ел дәвамында 1000гә якын имам белемен арттырды.
Алсу Хәнҗәрова, ТР МДН матбугат хезмәте




