Имам мәхәллә тормышы белән яши
03 октябрь 2016 ел 11:00
30 сентябрь көнне буа районының Иске Суыксу авылында яңа мулла сайланды. Беренче мәхәллә мәчетендә 20 ел имам вазыйфаларын башкарган Барис хәзрәт Мифтахов урынына Равил хәзрәт Шәрәфетдинов калды. Бу чарада район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов катнашты. Килгән хәзрәтләр Барис хәзрәткә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр һәм яңа имамга киңәшләрен бирделәр. “Имам кеше - бөтен мәхәлләнең тормышы белән яшәгән шәхес,” - диде Илмир хәзрәт Хәсәнов. Фәһим хәзрәт исә: “Имамның абруе зур булырга тиеш,” – дип аңлатты.
Соңгы яңалыклар
29 май 2025 ел 15:31
28 май 2025 ел 12:10
27 май 2025 ел 16:57
26 май 2025 ел 17:22