Кайбычта өлкәннәрне зурладылар
03 октябрь 2016 ел 11:16
Кайбыч районы эшмәкәре Равил Җәләлиев ярдәме белән “Рәйхан” кафесында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм оештырылды. Бәйрәмдә кунакларны корбан ашы белән сыйладылар, мөнәҗәтләр әйтелде, вәгазьләр сөйләнелде. Әлеге чарада лаеклы ялга чыккан әби-бабайларыбыз, Югары Кошман, Түбән Кошман, Морза Бәрлебашы имам-хатыйблары, район мөхтәсибе һәм администрация вәкилләре катнашты. Районыбызның калган авылларында да мондый чаралар үткәрелеп килә.
Соңгы яңалыклар
21 июль 2025 ел 14:45
20 июль 2025 ел 11:44
20 июль 2025 ел 10:33
19 июль 2025 ел 17:55