Кайбычта өлкәннәрне зурладылар
03 октябрь 2016 ел 11:16
Кайбыч районы эшмәкәре Равил Җәләлиев ярдәме белән “Рәйхан” кафесында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм оештырылды. Бәйрәмдә кунакларны корбан ашы белән сыйладылар, мөнәҗәтләр әйтелде, вәгазьләр сөйләнелде. Әлеге чарада лаеклы ялга чыккан әби-бабайларыбыз, Югары Кошман, Түбән Кошман, Морза Бәрлебашы имам-хатыйблары, район мөхтәсибе һәм администрация вәкилләре катнашты. Районыбызның калган авылларында да мондый чаралар үткәрелеп килә.
Соңгы яңалыклар
05 ноябрь 2025 ел 15:55
05 ноябрь 2025 ел 12:46
04 ноябрь 2025 ел 09:03
01 ноябрь 2025 ел 16:46