Әлмәт мөхтәсибәте өлкәннәр көне уңаеннан хәйрия ашы үткәрде. Чарага мәгариф, сәламәтлек саклау, журналистика өлкәләрендә күп еллар дәвамында хезмәт куйган ветераннар чакырулы иде. Мөхтәсибәт хезмәткәрләре кунакларга Әлмәт шәһәренең үзәк мәчете буенча экскурсия уздырды һәм мул табын артында аларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерде. "Мәчет ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык. Без сезнең белән бүген аралаша алуыбызга, төпле киңәшләрегезгә чиксез шат", - дип сөйләде район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов. Өлкәннәр оештыручыларга хөрмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтте. Ошбу чара дин өлкәсендә көч куйган әби-бабайлар өчен дә үткәрелде.
Әлмәт мөхтәсибәте өлкәннәргә рәхмәт әйтте
05 октябрь 2016 ел 11:25
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең онлайн-мәдрәсәсендә бөтен дөнья буенча 137 000 гә якын кеше белем алды
23 гыйнвар 2025 ел 10:00
2024нче елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды “яңа” 230 борынгы китапка баеды
22 гыйнвар 2025 ел 12:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


