Бүген Кайбыч районы мөхтәсибәтендәге мәхәлләләрдән җыелган гошер сәдакасын Казандагы “Мөхәммәдия” һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мөселман мәдрәсәләренә җибәрү оештырылды. Райондагы 16 мәхәлләнең 13е бу изге эштә катнашты. Барлыгы халыктан 200 капчыктан артык бәрәңге җыелды. Әлеге бәрәңгеләрнең бер өлеше Федоровский авылында урнашкан картлар йортына тапшырылды, ә калганы мәдрәсәләргә озатылды. Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге изге эштә катнашкан барлык район халкына һәм әлеге уңышны җыеп, Казан шәһәренә озатырга ярдәм иткән район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улына олы рәхмәтен белдерә һәм изге догада кала.
Кайбычтан гошер сәдакасе - мәдрәсәләргә
10 октябрь 2016 ел 14:27
Соңгы яңалыклар
Татарстан Мөфтие киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов җәмәгатьчелек белән очрашты
07 август 2025 ел 12:37
«Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды инвалид балаларның ата-аналарын укыту программасын башлап җибәрә
06 август 2025 ел 15:47
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


