Мәктәпләрдә дәресләр белән параллель рәвештә тәрбия сәгатьләре оештыру аеруча отышлы. Мөслим урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары белән узган тәрбия сәгатен һәркем исендә калдырыр, мөгаен. Дәрескә кунак итеп чакырылган районның имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов шәфкатьлелек турында вәгазь сөйләде. "Игелеклелек, шәфкатьлелек ул – бер-береңә карата яхшы мөгамәләдә булу дигән сүз. Изгелек җирдә ятмас, дигән борынгылар. Яхшылык һәрвакыт әйләнеп кайтыр, бәла-казалардан саклар. Бер-берегезгә шәфкатьле булыгыз! Мин сезне менә шуңа өндим", – диде хәзрәт үз чыгышында. Тәрбия дәресендә укучылар изгелек, яманлык төшенчәләре белән дә танышып, алар буенча фикер алышты.
Дин әһелләр тәрбия дәресләрендә катнаша
18 октябрь 2016 ел 09:11
Соңгы яңалыклар
Мөфти Рәсүлев укуларында: “Мөхәммәд ﷺ моннан 1400 ел элек үк кешеләр һәм халыклар – бертигез, милләтчелеккә урын юк, дип игълан итә”
04 июль 2025 ел 11:58
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



