ртәгә Түбән Камада рәсми төстә “Нур” мәчете ачыла. Тантаналы чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм шәһәр администрациясе вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.
Мәгълүм булганча, мәчеткә нигез ташы 2007 елда ук салынган, ләкин төрле сәбәпләр арккасында төзелеш кайчак туктап та торган. Быел шәһәр халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән төзелеше эшләрен тулысынча тәмамлаганнар. Мәчетнең проектын мөселманнар эшләгән һәм ир-атлар белән хатын-кызлар өчен дә аерым керү, намаз бүлмәсе каралаган. Мәчет 500 кешегә исәпләнгән.




