Түбән Каманың җәмигъ мәчете җирлегендәге чишмәне – артезиан суы скважинасын төзекләндерәләр. Соңгы көннәрдә чишмәдән су акмый башлады. 8 ел бер туктамый эшләгән насос ватылган булып чыкты. Насосны, торбаны алыштыру, скаважинаны чистарту эше башланды. Шуны әйтергә кирәк, әлеге скважина тирәнлеге 60 метр. Мәчет чишмәсеннән бик күп түбәнкамалылар файдалана.
Шулай ук мәчетнең хуҗалык корылмасында җылыту- сантехника системасы алыштырыла. Диварларны, түшәмен агарту көтелә.





