25 октябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында Мәскәү һәм Русиянең үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашу дәвамында сүз үзара хезмәттәшлек итү турында барды.
Моннан тыш мөфтиләр “Хатын-кызлар тормыш өчен” дигән халыкара иҗтимагый хәрәкәт җитәкчесе Наталья Москвитина белән очраштылар. Әлеге оешма абортлар ясатуга каршы көрәшә, традицион гаилә кыйммәтләрен яклый. Очрашу вакытында җитәкче ханым Камил хәзрәтне “Гражданнарның абортларга каршы мөрәҗәгате”нә кул куярга чакырды.
Камил хәзрәт үзе дә күп балалы әти кеше буларак “Хатын-кызлар тормыш өчен” дигән халыкара иҗтимагый хәрәкәт инициативасын яклавын белдерде. “Гаилә институтын ныгыту безнең бурыч. Яшьләргә туры юл күрсәтү, аларга традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне җиткерү бик мөһим. Гомерне безгә Аллаһы Тәгалә бирә һәм без аны сакларга тиеш”, - диде ул.
Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов үз чиратында бала үтерүнең зур гөнаһ булын искә төшерде. “Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйткән: “Сабый исе – җәннәт исе”. Россиядәге һәр гаилә дә җәннәт исен тойсын иде”, - диде ул.
Очрашу вакытында гаилә мәсьәләләренә багышланган чаралар оештыру, роликлар ясау хакында да сүз булды. Карындагы сабыйларны төшерү, уйланмаган ялгыш адымнарга бару кебек хәлләр хакында аңлату эшләре алып бару мөһимлеге әйтелде.






