Республика абыстайлары нәзарәткә җыелды

27 октябрь 2016 ел 12:33
Республика абыстайлары нәзарәткә җыелды

Бүген Диния нәзарәтендә республика мөслимәләре җыелышы булды.  Бу юлы республика районнарында дини-агарту эшен алып барган абыстайлар киләчәккә планнар барлау нияте белән җыелды.

Гадәттәгечә чара Коръән аятьләрен уку белән башланып китте һәм Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның чыгышы белән дәвам итте. Рөстәм хәзрәт абыстайларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламәде һәм мөхтәсибәтләрдә алып барган эшләнлекләренең әһәмиятен билгеләде. “Сез мөхтәсибләрнең хатын-кызлар белән эшли торган ярдәмчеләре. Районнарда эшегезне зур хикмәт белән алып барыгыз һәм яшьләргә гаилә кыйммәтләрен җиткерүгә, дини сабаклар бирүгә игътибарыгызны арттырыгыз”, - дип теләде Рөстәм хәзрәт. Монардан тыш, ул абыстайларга оештрылган чараларын матбугат битләрендә активрак чагылдырырга өндәде.

Җыелышны ТР МДН каршында эшләп килүче Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитет җитәкчесе, Татарстан мөселман хатын кызлары берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина алып барды. Беренче итеп ул эшчәнлекләрендә булган яңалыкларны күздән кичерде һәм якын арада булачак чаралар белән таныштырды. “Мөселман хатын кызлары берлеге тырышлыгы белән Мәскәү шәһәрендә хәләл продукцияне генә үзендә туплаган яңа үзәк ачылды. Россия каласында мондый үзәк әле  юк иде. Мөселманнар хәзер ризыгын да, киемен дә бер җирдән ала ала. Аллаһ Тәгалә әлеге башлангычны хәерле кылсын. Монардан тыш, хәзер без мөселман дизайнерларының конкурсын оештыру белән мәшгуль. Ул ел азагына кадәр булыр дип өметләнәм. Конкурста Татарстан районнарындагы дизайнерларны да катнашырга чакырам, чөнки тәҗрибә күрсәткәнчә анда да бик талантлы кызларыбыз бар. Сезне аларны барлап әлеге бәйгедә катнашырга чакыруыгызны сорыйм. Март аенда ИншэАллах халыкара ярминкәдә  оештыру күздә тотыла. Биредә Россия һәм Төркия җитештерүчеләре катнашачак. Кул эшләре белән шөгыльләнүче, милли мотивларны оста итеп куллана белүче абыстайларыбызны шулай ук катнашырга чакырабыз. Бу сезнең өчен үзегезне күрсәтергә һәм өстәмә керем эшләргә яхшы форсат”, - дип сөйләде Наилә ханым.

Ул шулай ук күптән түгел генә Казанда җитәкче мөслимәләр өчен хатын-кызлар клубы ачылуын хәбәр итте. Биредә эшлекле ханымнар борчулы мәсьәләләрен уртага салып сөйләшә һәм проблемалы хәлләрдән чыгу юлын эзли. Наилә ханым район абыстайларына каладагылардан үрнәк алып, тәҗрибә уртаклашып эш итәргә чакырды. Мәгълүм булганча, үткән атнада казан абыстайларының очрашуы булып узды. Ул кыз-бала өчен бирнә сандыгы әзерләү традициясен  кайтаруга багышланган иде. Очрашу кысаларында абыстайлар Остазбикәләр шурасын һәм Остабикәләр шурасын оештырган. Аларны Фәния апа Җәләлиева белән Гөлназ Мөхәммәд җитәкли. “Ошбу шураларны үзегезнең районнарыгызда да булдырсагыз киләчәктә бергә хәбәрләшеп эшләр идегез. Үз җирлекләрегездә булган дини, иҗади потенциалны үстерү безнең максат”, - дип әйтте Наилә Җиһаншина.

Гомумән, очрашу барышында яучылык институтын тергезү, мөселман дизайнерлары шурасын, әхлак һәм кәләшләр мәктәпләрен булдыру, милли аш бәйгеләре оештыру хакында сөйләштеләр. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы