Питрәч районы Шәле авылындагы Гайнетдин мәдрәсәсе каршында көзге каникуллар чорында балалар өчен мөселман тәрбия үзәге ачылды.
Бер атна дәвамында балалар белән мәдрәсә мөгаллимнәре шөгыльләнәчәк. Әхлак һәм әдәп хакында җиткерәчәкләр, бергәләп намаз укыячаклар. Төрле уеннар оештырала. Шулай ук балаларны чәй белән сыйлау каралган.




