Бүген мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Чистайга эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул район башлыгы Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, имам-мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Кыямов белән очрашып, җирлектәге дини вәзгыять хакында сөйләште.
Шулай ук җирлектә динебезгә хезмәт итүче хәзрәтләр җыелышында катнашты. Нур һәм Иман мәчетләрендә булды.









